Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,25 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,70 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4607 кеше килгән, 5602 пассажир киткән.
13 нче июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +21 - +26 градус.