"Казан"аэропортыннан халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы ике тапкыр арткан

2017 елның 9 июне, җомга

"Казан" аэропортында халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымы 5 ай эчендә 100%тан артып киткән. Шул ук вакытта пассажирлар агымының гомуми үсеше 34% тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта "Казан" халыкара аэропорты Калининград, Ереван һәм Тель-Авивка рейслар, шулай ук Кытай шәһәрләренә маршрутлар ачу буенча эш алып бара. Яңа чартер программаларын эшкәртүгә һәм инде популяр булган туристик юнәлешләрне үстерүгә зур игътибар бирелә. Аэропорт үз пассаҗирларына җәйге чорда Испания, Болгария, Тунис, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кипр, Греция һәм Төркия юнәлешләренә рейслар тәкъдим итә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу сезонда Төркиянең Анталья шәһәренә рейсларны 6 авиакомпания башкара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International