Оператив мәгълүматлар буенча, Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 2017 нче елның гыйнвар-май айларында 2 млн 347 мең тонна йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 17,1% артыграк.
Шулай итеп, ел башыннан 23,7 мең тонна урман йөге (үсеш 21,6%ка), 172,1 мең тонна кара металл (+16,8%), 523,6 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (-6,8 %), 18,3 мең тонна шикәр (+33,4%), 58,5 мең тонна төзелеш йөге (+46,8 %), 995,4 мең тонна цемент (+57,9%) һәм башкалар төялгән.