Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 88 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,07 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,84 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4735 кеше килгән, 4602 пассажир киткән.
9 нчы июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белэн кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +17 - +22 градус.