Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 73 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 53,10 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,78 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3386 кеше килгән, 4033 пассажир киткән.
8 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 градус.