Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.

           

Иделдә суның биеклеге 53,16 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,86 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3608 кеше килгән, 3690 пассажир киткән.

  

7 нче июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International