Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 85 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,90 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3984 кеше килгән, 4975 пассажир киткән.
6 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, иртән һәм көндез яңгыр, урыны белэн яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +12 - +17 градус.