Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 109 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,94 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,72 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3811 кеше килгән, 4153 пассажир киткән.
5 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +12 - +17 градус.