Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,69 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,64 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4004 кеше килгән, 4214 пассажир киткән.
31 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +13 - +18 градус.