Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 101 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 117 очрагы теркәлгән.

           

Иделдә суның биеклеге 52,45 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,50 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 102 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4140 кеше килгән, 4751 пассажир киткән.

  

30 нчы майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +14 - +19 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International