Министрлык хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

27 нче майда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе кысаларында уздырылган Урман массивларын чүптән чистарту көнендә актив катнаштылар.  

 

Министрлык өчен чистарту өчен “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУнең Биектау участогы урманчылыгында 5 гектар мәйдан бүлеп бирелде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, безнең коллегалар 16 кубометр каты көнкүреш калдыкларын һәм коры-сары җыйганнар.

 

Традициягә кергән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе Татарстанда язын һәм көзен уздырыла торган әһәмиятле һәм масштаблы чараларның берсе булып тора. Табигатьне саклау чараларының максаты - республика урманнарында санитар-экологик хәлне яхшырту.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International