Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 103 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 42 очрагы теркәлгән.

           

Иделдә суның биеклеге 52,39 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,54 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3401 кеше килгән, 3909 пассажир киткән.

  

29 нчы майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +9 - +14 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International