Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 26 мае, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

           

Иделдә суның биеклеге 52,21 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,26 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 105 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4244 кеше килгән, 4021 пассажир киткән.

 

 26 нчы майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, җил көньяктан. Температура: +20 - +25 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International