Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

           

Иделдә суның биеклеге 52,19 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,02 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3437 кеше килгән, 3521 пассажир киткән.

  

25 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International