Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 31 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 52,05 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,88 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3459 кеше килгән, 4073 пассажир киткән.

  

24 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, кыска вакытлы яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +15 - +20 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International