Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 65 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 51, 99 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,32 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 21 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4008 кеше килгән, 3968 пассажир киткән.
19 нчы майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +19 - +24 градус.