20 нче майда "Изге Болгар җыены" мөселманнар корылтае үткәреләчәк көнне "Көньяк" автовокзалыннан өстәмә иртәнге рейс җибәреләчәк

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

          20 майда борынгы Болгар шәһәрендә традиция буенча "Изге Болгар   җыены" мөселманнар корылтае узачак.

          Теләге булганнар Болгарга автобуста барып кайта алалар. "Казан-Болгар-Казан" маршруты буенча даими рәвештә автобус йөри. "Көньяк" автовокзалыннан автобуслар көн саен сәгать 10.00 һәм 17.45; Болгардан (музей-тыюлык) көн саен сәгать 06.00 һәм 14.00 китәләр.

          Шулай ук әлеге маршрутта шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә туристик юнәлеш оештырылган. Автобуслар "Башкала" автовокзалыннан  08.40, Болгардан - 16.00 китәләр. "Көньяк" автовокзалыннан - 9.00, Болгардан - 16.00.

           Чараны уздыру көнендә Көньяк автовокзалыннан 06.30 сәгатьтә китүче махсус өстәмә рейс кертеләчәк. Болгардан бу автобус 15.00 кузгалачак. Кирәк булса оператив рәвештә өстәмә рейслар оештырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International