Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 7 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 82 очрагы теркәлгән.

                           

Иделдә суның биеклеге 51,89 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,22 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 108 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 19 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3750 кеше килгән, 3085 пассажир киткән.

  

17 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: +15 - +20 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International