Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 51,89 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,14 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4735 кеше килгән, 4621 пассажир киткән.

  

16 нчы майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән янгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: +12 - +17 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International