Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 51,92 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,16 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 72 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3337 кеше килгән, 3446 пассажир киткән.
15 нче майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән янгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +9 - +14 градус.