Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы чарага 27 ветеран килде. Алар сугышны үткәннәр һәм тылда эшләгәннәр, аларның күбесе сугыш һәм хезмәт бүләкләренә лаек булганнар. Имин вакытта тимер юл, һава, су, автомобиль, электр транспорты предприятиеләрендә, юл тармагы оешмаларында эшләгәннәр.
Чара Горький исемендәге паркта Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китте.
Шулай ук транспорт комплексы ветераннарына бәйрәм табыны һәм концерт программасы оештырылды. Тантаналы чара барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ветераннарны җылы котлады. Ул аларга ихлас рәхмәтен белдерде, Җиңүне якынлаштыру өчен транспорт тармагының бик зур роль уйнавын ассызыклады. Министр ветераннарга фронттагы батырлыклары һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара азагында Ленар Сафин һәр ветеранга азык-төлек җыелмасы һәм җылы плед тапшырды. Очрашу традиция буенча истәлек өчен күмәк фотога төшү белән тәмамланды.