Традиция буенча май бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында Удмурт республикасында, шулай ук Татарстан һәм Марий Эл республикаларында иң кирәкле маршрутлар буенча өстәмә шәһәр яны поездлары билгеләнгән.
Бүген, 23 апрельдә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Татарстан Республикасы транспорт комплексы предприятиеләрендә җитештерү җәрәхәтләнү торышы һәм профилактикасы турында» дигән темага киңәшмә узды.