Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 51,06 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 51,64 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 11 халыкара рейслар. 2474 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2328 кеше килгән.
17 нче апрельдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура +8 - +13 гр.