Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

                                               

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 10 халыкара рейслар. 2157 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2835 кеше килгән.

 

13 нче апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура: +6 - +11 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International