Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 143 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 41 очрагы теркәлгән.

                                               

Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 12 халыкара рейслар. 2120 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2157 кеше килгән.

 

12 нче апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +11 - +16 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International