Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 16 халыкара рейслар. 2314 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2610 кеше килгән.
11 нче апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +8 - +13 градус.