Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 27 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 13 халыкара рейслар. 2509 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3215 кеше килгән.