Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, 12 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 232 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 130.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 13 халыкара рейслар. 2874 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2992 кеше килгән.