Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 209 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 127.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 14 халыкара рейслар. 2482 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3183 кеше килгән.