Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 19 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 216 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 117.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 17 халыкара рейслар. 2564 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2556 кеше килгән.