Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,19 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 323берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 201.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 7чартер, 8 халыкара рейслар. 1924 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2480 кеше килгән.