Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 113 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 179 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 102.
Казан аэропортыннан 61 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 7 халыкара рейслар. 2648 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2591 кеше килгән.
24 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал, җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан. Температура: +1 - +6 градус.