Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 289 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 191.

 

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 10 халыкара рейслар. 2329 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2544 кеше килгән.

 

23 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: -1 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International