27 нче марттан "Комиавиатранс" авиакомпаниясе "Бигеш" халыкара аэропортыннан Пермь һәм Самарага рейслар башкаруга керешәчәк. Әлеге юнәлешләр буенча очышлар дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19 пассажир сыйдырышлы L-410 һава судноларында башкарылачак.
Пермьгә авиабилетлар бәясе 5500 сумнан башлана.
Самарага рейслар Идел буе федераль округында төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырылачак. Әлеге программа кысаларында федераль һәм региональ субсидияләр каралган, билетлар алар хисабына 2 258 сумга сатыла.
Тулырак мәгълүматны һәм рейслар җәдвәлен 8 800 200 18 19 белешмә телефоны буенча яки "Бигеш" халыкара аэропорты сайтының "Җәдвәл" бүлегендә ачыкларга була.