Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 131 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 210 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 116.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 8 халыкара рейслар. 2235 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2192 кеше килгән.
22 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -2 - +3 градус.