Республикада үткән тәүлектә 7 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 123 очрагы, 78 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 407 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 20 көне эчендә республикада 162 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше һәлак булган һәм 179 кеше төрле тән җәрәхәте алган.