Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 218 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 117.
Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 12 халыкара рейслар. 2382 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2243 кеше килгән.
21 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -3 - +2 градус.