Чара 21 нче мартта түбәндәге шәһәр яны вокзалларында үткәреләчәк: Ижевск станциясендә 14.00-15.00 сәгатьтә һәм Янаул станциясендә 10.00-11.00 сәгатьтә.
22 нче мартта Пассажирлар көне 6422 нче номерлы Казан-Сосновка шәһәр яны поездында Казан-Нократ Аланы участогында, Васильево станциясендә 14.00-15.00 сәгатьтә һәм 6353 нче номерлы Казан-Канаш поездында оештырылачак.
"Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе өчен Пассажирлар көнен үткәрү традициягә әйләнде. Чараның максаты - пассажирлар белән элемтәдә булу һәм тимер юл транспортының эш сыйфатын яхшырту.