16 нчы мартта республика юлларында 21 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2017 елның 17 марты, җомга

Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 102 очрагы, 118 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 464 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Мартның 16 көне эчендә республикада 131 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше һәлак булган һәм 144 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International