Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 106 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 16 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 186 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 106.
Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 10 халыкара рейслар. 2541 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2491 кеше килгән.
17 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, күпчелек районнарда кар, юеш кар, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -4 - +1 градус. Юлларда бозлавык.