Юдино бистәсендәге “Локомотив” чаңгы базасында “Сәламәтлек-2017” Спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасының хезмәт күрсәтү һәм промышленность сферасы тармаклары арасында чаңгы буенча ярышлар узды.
Транспорт комплексы чаңгычыларының җыелма командасы беренче урынны алды. Икенче урында - химия тармагы хезмәткәрләре командасы, ә өченче урында - радио-электрон сәнәгате командасы.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорт казанышлары телибез!