15 нче мартта республика юлларында 549 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 109 очрагы, 95 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 549 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Мартның 15 көне эчендә республикада 123 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше һәлак булган һәм 134 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International