Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 23 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 196 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 106.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 6 халыкара рейслар. 2322 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2145 кеше килгән.

 

16 нче мартта Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез аязучан, явым-төшемсез, көньяктан талгын җил. Температура: 0 - +5 градус, көнчыгышта 0 - -2 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International