Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 18 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 315 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 225.
Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 7 халыкара рейслар. 2155 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2351 кеше килгән.
15 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -3 - +2 градус.