13 нче мартта республика юлларында 439 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Үткән тәүлектә республикада 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 120 очрагы, 43 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 439 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Мартның 13 көне эчендә республикада 106 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 10 кеше һәлак булган һәм 114 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International