Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 333 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 240.

 

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 10 халыкара рейслар. 3158 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2308 кеше килгән.

 

14 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар һәм яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -3 - +2 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International