Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 95 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 15 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 224 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 113.

 

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 14 халыкара рейслар. 2576 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2583 кеше килгән.

 

13 нче мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - +2 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International