Татарстан метеорологлары мәгълүматлары буенча, республика террториясендә юеш кар явачак, аерым районнарда – көчле томан һәм җилнең секундына 5 метрга кадәр көчәюе фаразлана. Температура төшү сәбәпле юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Юл-метеорологик шартлар начараю сәбәпле Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне ерак юлларга чыгудан тыелып торырга чакыра һәм Юл йөрү кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәклек турында искәртеп үтә.