Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 10 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 127 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 380 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 298.

 

Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 1707 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1869 кеше килгән.

 

10 нчы мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар һәм яңгыр, җил көньяктан. Температура: -3 - +2 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International