7-8 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 46 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 127 очрагы, 142 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 970 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Мартның 8 көне эчендә республикада 72 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 7 кеше һәлак булган һәм 78 кеше төрле тән җәрәхәте алган.